news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның «РариТЭК Холдинг»ы ике эре компания белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде

Чаллы шәһәрендә автомобильләр, суднолар һәм тракторларны җиһазлау өчен ике эре җитештерү комплексы барлыкка килергә тиеш.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның «РариТЭК Холдинг» предприятиесе һәм «Guangxi Yuchai Machinery» белән «CIMC ENRIC Holdings Limited» компанияләре арасында ике яклы хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Әлеге рәсми чара Шанхайдагы Россия-Кытай эшлекле форумында үткәрелде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Документка компанияләр җитәкчеләре - «РариТЭК Холдинг» АҖ генераль директорының стратегик үсеш буенча урынбасары Руслан Зыятдинов, «Guangxi Yuchai Machinery Co., Ltd Ву» президенты, «CIMC ENRIC Holdings Limited» компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Хун Чэнчжун имзасын салды. Документка кул кую чарасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров катнашында булды.

Шушы килешү нигезендә Яр Чаллы шәһәрендә автомобиль, суднолар, трактор техникасы һәм гибрид системаларга газ һәм дизель ягулыгына эшли торган моторлар кую буенча җитештерү комплексы булдыру, газ пешкәкле һәм дизель электр станцияләре җитештерү, Россия төбәкләрендә сервис челтәрләрен җәелдерү ниятләнә.

Форумда чыгыш ясаган Рөстәм Миңнеханов, махсус икътисади зоналар һәм индустриаль мәйданчыклар оештырганда Кытай тәҗрибәсе Татарстанга бик ярап куйды, диде. Ул шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ белән Кытайның «Hawtai Motor Group» компаниясе арасында Кытайда «КАМАЗ» йөк машиналары җитештереп сату һәм Россиядә «Hawtai» җиңел машиналарын сату буенча уртак предприятие булдыру турында төзелгән кысалы килешү булуын искәртте. Чыгышының азагында Президент Кытайдагы партнерларны Татарстан белән хезмәттәшлеккә чакырды һәм, аерым алганда, «Иннополис» МИЗ мөмкинлекләре белән танышырга өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100