news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның “Ракны җиңәбез” иҗтимагый оешмасы Россия Президенты грантына конкурста җиңгән

Алынган акчалар Яр Чаллы шәһәрендәге “Второе дыхание” социаль-психологик ярдәм үзәгенә юнәлдереләчәк.

Татарстанның “Ракны җиңәбез” иҗтимагый оешмасы Россия Президенты грантына конкурста җиңгән
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасының “Ракны җиңәбез” (“Рак победим”) иҗтимагый оешмасы гражданнар җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантына конкурста җиңү яулаган. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Алынган акчалар Яр Чаллы шәһәрендәге “Второе дыхание” социаль-психологик ярдәм үзәгендә яман шешле кешеләргә ярдәм программасын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.

2017 ел башына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу оешмада “рак” диагнозы белән учетта 15 меңнән артык пациент торган. Проект онкологик авырулардан интегүчеләргә социаль активлыкларын озайтырга ярдәм итәчәк. Аның кысаларында белгечләрнең индивидуаль консультацияләре, яман шеш белән авыручылар һәм аларның якыннары өчен төркемле дәресләр, онкологик авырулары булган пациентларга мәктәпләр үткәрү, яман шеш авыруына дучар булганнарга ярдәм төркемнәрен булдыру, иҗади остаханәләр эше каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100