news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның рәсми порталын камилләштерү 8 млн сумга төшәчәк

Порталда «Бәйсез антикоррупция экспертизасы» системасы камилләштереләчәк.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Республиканың мәгълүмат һәм элемтә Министрлыгы Татарстан Республикасы рәсми порталын камилләштерү өчен 8 млн сумлап акча түлиячәк. Тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

«Дәүләт мәгълүмат системасы булган «Татарстан Республикасы рәсми порталы»н эшләп бетерү планлаштырыла. «Бәйсез антикоррупция экспертизасы”н камилләштерү күздә тотыла. Порталны эшләп бетерү ведомстволар соравы нигезендә башкарыла», – диде «Татар-информ» агентлыгына ТР мәгълүмат һәм элемтә Министрлыгы матбугат сәркатибе Юлия Гәрәева.

Шулай ук ул, моңа өстәп ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков кушуы буенча дәүләт мәгълүмат системасы кысаларында яңа сайтлар булдырылачагын да әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100