news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның рәсми хаҗ-операторы: Татарстан мөселманнары быел хаҗ кыла алмаячак

«ДУМ РТ Хаҗ» операторы белән төзелгән килешү буенча акча тулы күләмдә кайтарыла яки аларны киләсе елның хаҗ сезонына күчереп була.

Татарстанның рәсми хаҗ-операторы: Татарстан мөселманнары быел хаҗ кыла алмаячак
Шамил Садыков

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Дөньядагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып, Согуд Гарәбстаны хакимияте чит ил хаҗилары өчен хаҗ кылу мөмкин булмаячагы турында рәсми рәвештә белдерде. Димәк, Россия, шул исәптән Татарстан мөселманнары да быел хаҗ кыла алмаячак. Бу турыда Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министрлык сайтында әйтелгәнчә, һиҗри буенча 1441 елда хаҗ бары тик хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанында булган азсанлы дин кардәшләребезгә генә рөхсәт ителә. 

Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы белән килешү төзегән татарстанлылар тулы күләмдә акчаларын кайтара яки аларны киләсе елның хаҗ сезонына күчерә алачак. «ДУМ РТ Хаҗ» белгечләре клиентлар белән даими элемтәдә тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100