Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның рәсми хаҗ операторы коронавирус аркасында кече Хаҗга теркәүне туктатты
Гомрәгә бару өзелгән очракта ике вариант каралган: бару вакытын күчерү һәм акчаны кире кайтару.
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми Хаҗ операторы, коронавирус аркасында чикләр ябылу сәбәпле, кече Хаҗ — Гомрәгә баруны теркәүне туктатты. Бу хакта «Татар-информ»га «ТР МДН Хаҗ» хезмәткәре Марат Тимершин әйтте.
«Согуд Гарәбстанына чикләрнең рәсми рәвештә ябык булуын һәм хаҗ кылу вакытлыча тыелу турында хаҗиларга хәбәр итеп торабыз. Бу хәлнең кайчан хәл ителәчәге әлегә билгесез», — диде Марат Тимершин.
Моңа кадәр Согуд Гарәбстаны тышкы эшләр министрлыгы коронавирус сәбәпле Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә керүнең вакытлыча тыелганын белдергән иде.
«Хәзерге вакытта Гомрәгә язуларны туктатып торабыз, Хаҗга язулар дәвам итә. Гомрәгә бару өзелгән очракта ике вариант каралган: башка вакытка күчерү һәм акчаны кире кайтару. Әлегә андый очраклар булмады», — диде Марат Тимершин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз