news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның һәр икенче татар авылында Сабан туе үткәрелми

"Инвесторы булган, фермеры булган, беркадәр көче булган кайбер районнар 14 авылга бер Сабан туе оештыралар", - ди Фәнзилә Җәүһәрова.

Татарстанның һәр икенче татар авылында Сабан туе үткәрелми
Султан Исхаков

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстанның һәр икенче татар авылында Сабан туе үткәрелми. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә әйтте.

“Соңгы елларда хәтта Татарстандагы татар авылларының бөтенесендә дә Сабан туйлар үткәрелә дигән җөмләне әйтә алмыйбыз. Татарстандагы татар авылларының 52 проценттан күбрәгендә Сабан туе үткәрелми. Бу, әлбәттә, безне шактый борчый. Инвесторы булган, фермеры булган, беркадәр көче булган кайбер районнар 14 авылга бер Сабан туе оештыралар. Бу Сабан туен оештыруга күтәрелгән чыгымнарга мөнәсәбәтле”, - диде Фәнзилә Җәүһәрова.

news_right_1
news_right_2
news_bot