news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның «Просто молоко» идарәче компаниясе хезмәт алдынгыларын бүләкләде

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты

 (Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Бүген Казанда «Просто молоко» идарәче компаниясе производстволары хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Просто молоко» идарәче компания генераль директоры Марат Моратов катнашты.

Соңгы берничә елда производство катгый сынаулар узды, әмма яңа җитәкче эшчәнлеге һәм предприятие эшчеләренең үзләрен аямыйча хезмәт куюлары нәтиҗәсендә, предприятие эшен җайга салды, дип билгеләп үтте министр.

2015 елга планнар буенча предприятиегә авыр сынауларны узарга туры киләчәк, дип, шул ук вакытта узып баручы ел производство өчен уңышлы булуын да билгеләп үтте М.Әхмәтов. “2015 елның климат шартлары буенча уңай булуын телим. Безгә икмәкле ел кирәк, үз алдыбызга җитди һәм киңкүләмле бурычлар кую өчен ул безгә өстәмә ныклык запасы бирер иде”, - дип билгеләп үтте ул.

«Просто молоко» идарәче компаниясе генераль директоры Марат Моратов производствога катлаулы шартларда эшләргә туры килүе белән килеште һәм республика Хөкүмәтенә, ТР Президентына һәм шәхсән Марат Әхмәтовка рәхмәт сүзләре белдерде. “Республика җитәкчелеге тарафыннан һәр секунд тоеп торган ярдәмнән башка берни булмас иде. Барысы да юкка чыга кебек тоелган вакытта, катлаулы шартларда республика җитәкчелеге һәм сезнең ярдәмегез күп еллар дәвамында башкарылган эшләрне җимерүгә юл куймады”, - диде ул.

М.Моратов предприятие хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. “Барысы да сезнең кебек тырыш хезмәткәрләрдән тора. Безнең бурыч – тыныч һәм намуслы эшләү”, - диде ул.

Тарман министры һәм предприятие генераль директоры  производствоның хезмәт алдынгыларын бүләкләде. Аларга грамота, акчалата һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң яхшы хезмәткәрләргә автомобиль ачкычлары бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100