news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның программист-студентларын «Сириус» IT-сменасына чакыралар

Сайлап алу этаплар август азагында башлана.

(Казан, 25 июль, "Татар-информ"). “Сириус " белем бирү үзәге һәм Яндекс программалаучы студентлар өчен IT-смена үткәрә.  Алар ике атна дәвамында иң перспективалы IT-проектлар эшләү белән шөгыльләнәчәк. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Сириус" ка теләсә кайсы студент бушлай эләгә ала. Сайлап алу август азагында ук башлана. Катнашу өчен гаризаны мәгариф үзәге сайтында калдырырга мөмкин. Шуннан соң алар программалаштыру буенча Яндекс биргән мәсьәләләрне чишә. Чираттагы этапта остазлар белән әңгәмә көтә. Сайлап алынган 25-30 студент ноябрьдә узачак сменага бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot