news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Профсоюзлар федерациясенә яңа җитәкче сайланды

Съездда катнашучы 120 делегатның 101е Елена Кузьмичева өчен тавыш биргән.

(Казан, 18 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанның Профсоюзлар федерациясе рәисе итеп республиканың Сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы башлыгы, Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева сайланды. Татарстан Профсоюзлары федерациясенең чираттан тыш XXVII съезды делегатлары шундый карар кабул итте. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына ТР ПФ хәбәр итте.

Съездда катнашучы 120 делегатның 101е Кузьмичева өчен тавыш биргән. Берничә ай дәвамында рәис вазифаларын башкаручы Татьяна Васильева өчен 16 кеше тавыш биргән.

Татарстанның Профсоюзлар федерациясенең элеккеге рәисе Татьяна Водопьянова 19 июньдә үз теләге белән әлеге вазифадан киткән иде.

Яңа рәис бу вазифаны 2020 елга кадәр башкарачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100