news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның профсоюз активистлары Лаеш интернат мәктәбен тәмамлаучыларны котлады

Татарстанның профсоюз активистлары Лаеш интернат мәктәбен тәмамлаучыларны котлады

(Казан, 29 май, “Татар-информ”). Лаешның сукыр һәм начар күрүче балалар өчен интернат мәктәбендә, илдәге барлык белем учакларында кебек үк, соңгы кыңгырау яңгырады. Мәктәпне тәмамлаучы 15 укучы янына Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова җитәкчелегендә профсоюз активистлары делегациясе килде.

Татарстанда игълан ителгән Хәйрия елы кысаларында ТР Профсоюзлар федерациясе лаеш балалары өчен шәфкатьлелек акциясе үткәрде. Аларга музыкаль аппарат һәм урта гомумбелем бирү мәктәбе уку программасы яздырылган дисклар комплекты бүләк ителде, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына ТР Профсоюзлар федерациясе матбугат үзәге референты Динара Сәлахова.

Укучылар алдында чыгыш ясаганда, Татьяна Водопьянова үсмерләрне мәктәпне тәмамлаулары белән котлады һәм имтиханнарны бик яхшы билгеләренә тапшыруларын теләде. “Алга таба да белемнәрегезне камилләштерегез” сәламәтлек, түземлек, бәхет һәм иң мөһиме – җәмгыятьтә үз урыныгызны табуыгызны телим”, - диде профсоюз лидеры. Татьяна Водопьянова һәр укучыга аудиоплеер бүләк итте.

Махсус уку йорты директоры Татьяна Камбарова җавап сүзендә ТР Профсоюзлар федерациясенә игътибарлары, җылы сүзләре һәм тәрбияләнүчеләр өчен уку процессында кирәкле бүләкләр өчен рәхмәт белдерде. Т.Камбарова республика профсоюз оешмасына Лаеш интернат мәктәбен шефлыкка алырга тәкъдим итте. Бу тәкъдим хуплап кабул ителде.

Бүген коррекция мәктәбендә 120дән артык бала укый. Аларның киләчәк язмышы өлкәннәргә бәйле. Сукыр кеше өчен чикләүләр күп, бу һөнәр сайлаганда да чагыла. Аңа дөрес адым ясауда ярдәм итү, үз көчләренә ышандыру, җаны теләгән һәм сәләтенә карап эш табуда булышу – катлаулы булса да, изге бурыч.

news_right_1
news_right_2
news_bot