news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның полиция хезмәткәрләре тәүлек эчендә 27 җинаятьнең эзенә төшкән

Хәбәрсез югалган татарстанлы эзләнүгә бирелгән

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Узган тәүлектә Татарстанда 27 җинаять ачылган. Алар арасында машина урлау, кеше үтерү, сәламәтлеккә җитди зыян салу очрагы, караклык бар.
Бер татарстанлы хәбәрсез югалганнар исемлеген тулыландырган, ә элек эзләнүдә булган 5 татарстанлының кайда булуы ачыкланган.
Кичә Яр Чаллы шәһәренең бер районында, спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң килеп чыккан җәнҗал нәтиҗәсендә, 59 яшьлек ир-ат 42 яшьлек хатын-кызны кыйный. Хатын-кызны хастаханәгә озаталар, аның башына зыян килгән, диелә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot