news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Питрәч районында сайлаучылар активлык күрсәтә

Татарстанда барлыгы 604 кандидат 246 мандатка дәгъва кыла.

Татарстанның Питрәч районында сайлаучылар активлык күрсәтә
архив/Ильнар Тухбатов

(Питрәч районы, 9 сентябрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Татарстанда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар уза. Питрәч районында 10.00 сәгатьтә сайлауга килүчеләр саны 22 проценттан артып киткән.

Питрәч районында барлыгы 1481 сайлаучы исәпләнә, алар өчен 10 участок эшли. Барлыгы 29 кандидат 10 депутат мандатын дәгъвалый. Питрәчнең үзендә сайлаучылар алдында өч кандидат арасыннан берсен сайлау бурычы тора.

  • Татарстанда барлыгы 604 кандидат 246 мандатка дәгъва кыла. Өстәмә тавыш бирү 7.00 сәгатьтә башланып, 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot