news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Питрәч районында котыру авыруы буенча карантин кертелде

Карантин котыру авыруы йоктыруда шикләнелгән соңгы хайванны чалганнан соң 60 көн дәвам итәчәк.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Питрәч районындагы бер авыл җирлегендә хайваннарда котыру авыруы ачыкланган. ТР Премьер-министры Алексей Песошин муниципалитет территориясендә карантин кертү турындагы указны имзалады.

Котыру чирен йоктырган хайван Күн авылы җирлеге территориясендә ачыкланган.

«Эпизоотик чыганак һәм имин булмаган пункт территорияләрендә хайваннарда котыру авыруы буенча хәлнең имин булмавына бәйле рәвештә чикләү чаралары (карантин) кертергә», - диелә документта.

Эпизоотик чыганак территориясендә тиз авыруга бирешүчән хайваннарны дәвалау тыела. Моннан тыш, әлеге территориягә чит кешеләрне, шулай ук прививка алмаган хайваннарны кертергә, читкә чыгарырга һәм бер урыннан икенчесенә күчерергә ярамый.

Вазгыять имин булмаган пунктта авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәм башка чаралар оештыру, авыруга тиз бирешә торган хайваннарны читкә чыгару һәм кыргый хайваннарны зоопарклар өчен аулау тыела.

Карантин котыру авыруы йоктыруда шикләнелгән соңгы хайванны чалганнан соң 60 көн дәвам итәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы карантин чараларының элегрәк республиканың Тукай районында кертелүе хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot