news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров үз вазифасыннан китте

Эдуард Дияров Питрәч районы башлыгы хезмәтен 2013 елның сентябреннән башкарган.

Татарстанның Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров үз вазифасыннан китте
prav.tatarstan.ru

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Татарстанның Питрәч районы башлыгы үз вазифасыннан китте, дип хәбәр итте “Татар-информ”га үз чыганаклары.

9:00 сәгатьтә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашындагы Питрәч районы советы утырышында район башлыгы отставкасы кабул ителде.

“Миңа башка эшкә күчү тәкъдиме булды”, - дип билгеләп үтте Эдуард Дияров.

Утырышта җирле советның 42 депутатының 41е Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияровның үз теләге белән вазифасыннан китүенә тавыш бирде. Питрәч районы Советының чираттан тыш булган утырышында шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская, Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Эдуард Дияров Питрәч районы башлыгы хезмәтен 2013 елның сентябреннән башкарган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100