news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Петербургтагы Вәкиллеге һәм Югары менеджмент мәктәбе хезмәттәшлек итәчәк

Санкт-Петербург дәүләт университетының Югары менеджмент мәктәбе студентларын Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге оештырган проектларга җәлеп итәргә җыеналар.

Татарстанның Петербургтагы Вәкиллеге һәм Югары менеджмент мәктәбе хезмәттәшлек итәчәк
https://tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге консультанты Шамил Шәяхмәтов Санкт-Петербург дәүләт университетының Югары менеджмент мәктәбенең бакалавриат программалары дирекциясе директоры Виталий Мишучков белән очрашты. Алар хезмәттәшлек турында сөйләште. Бу хакта Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда хезмәттәшлек перспективалары, Санкт-Петербург дәүләт университетының Югары менеджмент мәктәбе студентларын Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге оештырган проектларга җәлеп итү турында фикер алыштылар. 

Санкт-Петербург дәүләт университетының Югары менеджмент мәктәбе — Россия бизнес-мәктәбе, Санкт-Петербург дәүләт университеты институты. Мәктәп 2007 елда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Санкт-Петербург дәүләт университетының менеджмент факультеты базасында оештырылды, ул 1993 елда ачылды.

Санкт-Петербург дәүләт университетында менеджмент факультеты 1993 елда ачыла — Россиядә университет факультеты булган беренче бизнес-мәктәп ул. Башта факультетта 33 студент — бакалавр белеме алган, штатта 4 укытучы булган.

Санкт-Петербург дәүләт университеты беренче халыкара аккредитацияне 2008 елда алды. Мәктәпнең Executive MBA программасы үзенең AMBA халыкара стандартларына туры килүен раслады. Шул ук елны университетның Югары менеджмент мәктәбе бакалавриат программасы Россиядә беренчеләрдән булып EPAS аккредитациясен ала. 2012 елда Петербург мәктәбе EQUIS, ә 2013 елда — ACCA аккредитациясе алды. Санкт-Петербург дәүләт университеты Югары менеджмент мәктәбенә «Өчле таҗ» алу өчен AASCB аккредитациясе җитми, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100