Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллеге төбәктә иң активлардан берсе дип табылды
Татарстанның Төньяк башкаладагы даими вәкиле Санкт-Петербург Тышкы элемтәләр комитеты рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге төбәктә эшләүче РФ регионнарының 23 даими вәкиллеге арасында иң активлардан берсе дип табылды. Узган атна ахырында үткән тантаналы чарада 2017 елга нәтиҗәләр ясалды, дип хәбәр ителә Татарстанның Төньяк башкаладагы Даими вәкиллеге сайтында.
Татарстанның Петербургтагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин 2017 елда Санкт-Петербург һәм Татарстан Республикасы арасындагы ике якка да файдалы хезмәттәшлек һәм дусларча мөнәсәбәтләрне үстерүгә актив ярдәм күрсәткәне өчен, Санкт-Петербург Тышкы элемтәләр комитеты рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз