news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның парламент делегациясе рәсми визит белән АКШка китте

Визит кысаларында Ф.Мөхәммәтшин Ак йорт һәм Дәүләт департаменты вәкилләре, АКШ Конгрессы закон чыгаручылары белән очрашачак

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар–информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы парламент делегациясенең АКШка рәсми визиты башланды.
Бу – республика парламент делегациясенең Америка Кушма Штатларына шундый дәрәҗәдәге тәүге визиты. РФ субъектларының закон чыгару (вәкиллекле) органнары һәм Төньяк Америка штатлары арасында парламентара элемтәләр урнаштыру АКШ Дәүләт секретаре Хиллари Клинтонның 2009 елның ахырында Мәскәү һәм Казанга ясаган визитыннан соң мөмкин булды.
Татарстан делегациясе визиты кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин Ак йорт һәм Дәүләт департаментының рәсми вәкилләре, шулай ук АКШ Конгрессы закон чыгаручылары белән очрашачак.
Дәүләт Советының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, РФ белән мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча АКШ Дәүләт секретаре урынбасары Дэн Рассел, АКШ Конгрессының РФ белән эшләү буенча Комиссиясе рәистәше, сенатор Бен Нельсон, АКШ милли куркынычсызлык Советының Россия һәм Евразия эшләре буенча өлкән директоры, АКШ Президентының махсус ярдәмчесе Майкл Макфол белән фикер алышулар узачак.
Татарстан Республикасы һәм Нью–Йорк штаты арасындагы парламентара хезмәттәшлек кысаларында төбәк дәрәҗәсендә үзара хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан парламент башлыгы Нью–Йорк штаты Ассамблеясы (парламенты) җитәкчелеге белән очрашыр дип көтелә. Аның нәтиҗәләре буенча үзара аңлашу турында Меморандум имзаланачак.
Татарстан делегациясе рәсми визиты программасының бер өлеше Нью–Йорк штатының Дәүләт университеты җитәкчелеге белән белем бирү һәм гуманитар өлкәләрдәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышуга багышлана. Соңгы елларда Америка университеты һәм Татарстан югары уку йортлары арасында актив хезмәттәшлек җайга салына. Дөньяда иң эре укыту–тикшеренү үзәкләреннән саналган Нью–Йорк штатының Дәүләт университеты нано–көллияте белән танышу барышында Татарстанның “Идея” Инновация–җитештерү технопаркын тәкъдим итү күздә тотыла. Моннан тыш, Казанда “Идея” Инновация–җитештерү технопаркы базасында Нанотехнология үзәге төзү буенча уртак проектны гамәлгә ашыру преспективасы хакында фикер алышыначак.
Татарстан парламенты делегациясе визит барышында шулай ук Берләшкән Милләтләр Оешмасында булырга һәм Россия Федерациясенең БМО каршындагы даими вәкиле Виталий Чуркин белән очрашырга ниятли.
Татарстан делегациясе составына ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, “Идея” Инновация–җитештерү технопаркы генераль директоры Сергей Юшко һәм башка рәсми затлар керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot