news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанның парламент делегациясе АКШка рәсми визиты барышында берничә очрашу үткәрде
ТР парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге ТР Дәүләт Советы делегациясенең АКШка рәсми визиты дәвам итә
Скопировать ссылку
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар–информ”). ТР парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт Советы делегациясенең АКШка рәсми визиты дәвам итә.
25 гыйнварда республиканың рәсми делегациясе Ак йорт һәм Капитолий калкулыгында берничә әһәмиятле очрашу үткәрде.
АКШ Дәүләт секретаре офисында делегацияне Россия Федерациясе белән мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Генераль директор урынбасары Д.Рассел әфәнде кабул итте. Ул Татарстан Республикасы белән үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу процессыннан канәгать калуын белдерде. Д.Рассел Хиллари Клинтонның Татарстанга визиты программасын әзерләүдә шәхсән үзе катнашуын ассызыклап үтте. Ф.Мөхәммәтшин АКШ Дәүләт секретаре адресына аның республикага визиты барышында төшерелгән фотосурәтләр тапшырды.
Милли куркынычсызлык советында Фәрит Мөхәммәтшинны Россия белән эшләү буенча Департамент директоры Ховард Соломон кабул итте. Ул ике ил арасында үзара мөнәсәбәтләрне үстерү буенча ике яклы Америка–Россия комиссиясенең эше хакында мәгълүмат бирде, фән, мәдәният һәм гуманитар өлкәләрдә кешеләр арасында элемтәләрне киңәйтергә кирәк дигән фикерен белдерде.
Татарстан парламенты башлыгы Россиягә карата сәясәтне формалаштыруда катнашучы түрә белән әңгәмә барышында Казанда АКШның төбәк консуллыгын (урта Идел буе өчен) ачу мөмкинлеге турында тәкъдим кертте.
АКШ сенатында узган очрашуда РФ белән эшләү буенча комиссия җитәкчесе сенатор Бенжамин Нельсон делегациягә Россия белән мөнәсәбәтләрне үстерүдә куйган тырышлыгы һәм РФ Федерация Советы белән хезмәттәшлек хакында сөйләде. АКШ Конгрессында Огайо штатыннан конгрессмен Д.Кусинич әфәнде белән бик конструктив сөйләшү булды. Сенатор да, конгрессмен да бизнес, шулай ук фән, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшинның дөнья күләмендә танылган галим–физик, Россия Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе Роальд Сәгъдиев һәм аның хатыны, АКШның элеккеге Президенты Д.Эйзенхаурның оныгы – Д.Эйзенхаур исемендәге Тикшеренү институты җитәкчесе, “Бөтен дөньяда тынычлык өчен” Карнеги фонды директоры белән очрашуы аеруча истә калырлык булды. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең АКШтагы Илчелеге киңәшчесе В.Епифанов катнашты.
26 гыйнварда Татарстан һәм Нью–Йорк штаты (Олбани шәһәре) арасында парламентара хезмәттәшлек дәрәҗәсендә үзара бәйләнешне ныгыту максатыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Нью–Йорк штаты Ассамблеясы (парламенты) җитәкчелеге белән берничә очрашу үткәрде. Дәүләт Советы Рәисе коллегаларына икътисадта кризис күренешләрен бетерү буенча чаралар һәм республика үсешенең төп векторлары хакында мәгълүмат бирде. Очрашу барышында үзара аңлашу турында Меморандум имзаланды.
Штат парламентарийлары Меморандумга кул куелуны хуплап каршы алды. Аның тексты рәсми төстә укылып, парламентның ике палатасы утырышы барышында расланды. Штат депутатлары аны хуплап чыгыш ясады һәм Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү турында махсус резолюция кабул итте.
Фәрит Мөхәммәтшин үзенең җавап сүзендә республика Дәүләт Советы исеменнән Нью–Йорк штаты парламент делегациясен Казанга чакырырга әзер икәнлеген белдерде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot