news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның онкология диспансерына 2020 елда 900 миллион сумлык җиһазлар алынды

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстанда онкологик авыруларны дәвалау мөмкинлекләре камилләшә.

Татарстанның онкология диспансерына 2020 елда 900 миллион сумлык җиһазлар алынды

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Республика клиник онкология диспансеры 2020 елда, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча, барлыгы 871 миллион сумнан артык суммага яңа җиһазлар белән тәэмин ителде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Шулай ук узган ел Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе базасында амбулатор онкологик ярдәм күрсәтү үзәге ачылды. Республика онкология диспансерының Чаллы филиалында радиология корпусы да булган онкология үзәге һәм Әлмәт филиалында радиология корпусы сафка бастырылды һәм җиһазландырылды.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы ике амбулатор онкологик ярдәм күрсәтү үзәге, 4 беренчел онкологик бүлек һәм 65 беренчел онкологик кабинет эшли.

Мәгълүм булганча, Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Аларның максатларын дәүләт башлыгы 2020 елның 21 июлендә кабул ителгән 474нче «май» указында билгеләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100