news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның олимпиянеке булмаган спорт төрендә Ильяс Хөснетдинов иң яхшы спортчы булды

Хатын-кызлар арасында яхшы спортчы исеменә армрестлер Виктория Воронина лаек булды.

Татарстанның олимпиянеке булмаган спорт төрендә Ильяс Хөснетдинов иң яхшы спортчы булды
архив/Султан Исхаков

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Артур Шипилов). Ушу мастеры Ильяс Хөснетдинов олимпиянеке булмаган спорт төрендә Татарстанның иң яхшы спортчы исемен яулады.

“Бүләкләрләр дип көтмәгән идем. Мондый бүләкне алу бик күңелле. Дулкынланмадым, ушу шуңа да өйрәтә бит”, - диде “Татар-информ” корреспондентына Ильяс Хөснетдинов.

Хатын-кызлар арасында армрестлинг буенча ил һәм Европа чемпионатлары призеры Виктория Воронина беренче урынга лаек булды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot