news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Нурлат заводы шикәр чөгендерен эшкәртүне төгәлләде

Хәзерге вакытта республиканың тагын ике заводында шикәр чөгендерен эшкәртү эше дәвам итә.

 (Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”) Татарстанның "Нурлат шикәре" ябык акционерлык җәмгыяте 2016 ел уңышы булган шикәр чөгендерен эшкәртүне төгәлләде, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Заводта барлыгы 249,1 мең тонна шикәр чөгендере кабул ителеп эшкәртелгән һәм 33,3 мең тонна шикәр җитештерелгән. Нурлат заводы 3,5 ай эшләде. 

Хәзерге вакытта республиканың тагын ике заводында шикәр чөгендерен эшкәртү эше дәвам итә. "Буа шикәре" җаваплыгы чикле җәмгыяте бүгенгә 519,3 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртеп, 77,7 мең тонна шикәр җитештергән. "Зәй шикәре" ачык акционерлык җәмгыяте 894,6 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртеп, 133,8 мең тонна шикәр җитештергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot