news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Нурлат районында яңа крестьян–фермер хуҗалыгы оешты

Ул үзенең барлыкка килүе белән шушы ук районның “Күчмә механикалаштырылган колонна” ҖЧҖнә бурычлы

(Казан, 23 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанның Нурлат районында “Гайнуллин А.К.” крестьян–фермер хуҗалыгы оешты. Ул үзенең барлыкка килүе белән шушы ук районның Әнис Гайнуллин җитәкләгән “Күчмә механикалаштырылган колонна” ҖЧҖнә бурычлы. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына әлеге районның Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсеннән хәбәр иттеләр.
А.Гайнуллин Нурлат районында туган. “ПМК” ҖЧҖ генераль директоры вазифасын башкарганда ук ул районның Якты Күл авылында яшәүчеләргә берничә мәртәбә финанс ярдәме күрсәтә. “ПМК” ҖЧҖ көче белән әлеге авыл җирлеге территориясендә мәчет төзелә һәм территория тәртипкә китерелә.
Күптән түгел А.Гайнуллин “Рассвет” авыл хуҗалыгы предприятиесенең элеккеге хезмәткәрләре үтенеченә дә колак салды. Әлеге хуҗалык моннан өч ел элек таркала: 6 мең гектардан артык мәйданны биләгән кырлар ташландык хәлгә килә, мөгезле эре терлек һәм дуңгызларны арзан бәягә сатып җибәрәләр. Машина–трактор паркы тулысынча бушап кала. Элеккеге “Рассвет” авыл хуҗалыгы предприятиесе составына 6 торак пункт керә, анда яшәүчеләр (1000 нән артык кеше) А.Гайнуллинга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Әнә шул рәвешле “Гайнуллин А.К.” крестьян–фермер хуҗалыгы оеша.
Бүгенге көндә инвестор тарафыннан 3 ел дәвамында ташландык хәлдә булган 3 мең гектардан артык җир сукаланган. А.Гайнуллин транспорт белән бәйле мәсьәләне дә хәл итә. Аның үтенече белән район автотранспорт предприятиесе махсус автобус бүлеп бирә, ул район үзәге һәм яңадан оешкан крестьян–фермер хуҗалыгына керүче торак пунктлар арасында йөри башлый. Мәктәп укучылары һәм пенсионерлар автобустан бушлай файдалана.
Хәзер инвестор әлеге торак пунктларга илтүче юлларда ремонт эшләрен башлады. Киләчәктә ул барлык кырларда (4 меңнән артык гектар) иген чәчәргә һәм элегрәк әлеге авыл кешеләре шөгыльләнгән яшелчәчелеккә “икенче сулыш” өрергә ниятли.
Бу ялда крестьян–фермер хуҗалыгына керүче авылларда яшәүчеләрнең гомуми җыелышы узачак. Анда пай җирләрен “Гайнуллин А.К.” крестьян–фермер хуҗалыгы файдалануына тапшыруны юридик яктан рәсмиләштерү белән бәйле мәсьәлә хәл ителер дип көтелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100