news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Нурлат районында дуңгызларда Африка чумасы очрагы теркәлгән

Терлекләр Сосновка авылында шәхси хуҗалыкта зарарланган.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Нурлат районында дуңгызларда  Африка чумасы очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе.

Экспертлар Сосновка авылындагы бер шәхси хуҗалыкта үлгән терлекне тикшергәннәр. Дуңгызларда  Африка чумасына тестлар уңай нәтиҗәләр биргән.

«Татар-информ» агентлыгы корреспондентына Баш ветеринария идарәсендә сөйләүләренчә, Сосновкадан тыш куркыныч тудыручы беренче зонага тагын биш торак пункт керә. Районда полиция -ветеринария постлары җәелдерелгән, терлек башы санала һәм халыкка аңлату эшләре алып барыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100