Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның норматив актлары бер системага тупланачак - Архив эшләре Дәүләт комитеты
Бу архив материаллары белән эшләүчеләргә зур ярдәм булачак.
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Республиканың норматив актлары тиздән бер системага тупланачак. Бердәм архив системасы исә шул көннәрдә гамәлгә кертелгән.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясе барышында Татарстан республикасы Архив эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Резидә Әхкам кызы Шәйхетдинова хәбәр итте. Журналистлар белән очрашу ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк чараларга багышланган иде.
Резидә Шәйхетдинова билгеләп үткәнчә, ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, республиканың Архив комитеты һәм Юстиция министрлыгы белән берлектә әзерләнгән Татарстан норматив актларының бердәм мәгълүмати системасы гамәлгә кертеләчәк. “Хәзер без аның проектын ясыйбыз. Әлегә бу системаның демо варианты әзерләнгән. Ике ел дәвамында системага норматив актлар тупланачак. Күптән түгел генә республикада бердәм архив системасы гамәлгә кертелде”, - диде Резедә Шәйхетдинова.
Аның сүзләренчә, архив документларын эзләүчеләр өчен бу система бик кулай булачак. Киләчәктә анда муниципаль архив материаллары да урын алыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз