news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанның җәнлек асраучылары тармак үсешенең актуаль мәсьәләләрен караячак
Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында җәнлек үрчетү хуҗалыклары җитәкчеләре һәм баш белгечләре өчен укулар башланды
Скопировать ссылку
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында республикадагы җәнлек үрчетү хуҗалыклары җитәкчеләре һәм баш белгечләре өчен укулар башланды. Җәнлек асраучылар үзләре дә һөнәри дәрәҗәләрен арттырачак. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына әлеге институттан хәбәр иттеләр.
Курслар барышында Россия һәм Татарстанда җәнлек үрчетү тармагының торышына бәйле мәсьәләләр каралачак. Татарстанда җитештерелгән җәнлек мехын Халыкара базарда сату мәсьәләсенә аерым игътибар бирү күздә тотыла. Җәнлек үрчетү хуҗалыклары җитәкчеләре һәм баш белгечләренә шулай ук кыйммәтле мех бирә торган җәнлекләрнең биологик үзенчәлекләре, аларны ашату системасы, нәсел эше, тиренең сыйфатын бәяләү хакында сөйләячәкләр. Курсларны тыңлаучылар тире эшкәртү буенча яңа технологияләр һәм җәнлек үрчетү хуҗалыкларында үткәрелергә тиешле ветеринария–профилактика чаралары белән танышачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot