news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Наҗар авылында «Өмет» мәчете ачылды

Әгерҗе районында утыз алтынчы мәчет төзелде.

Татарстанның Наҗар авылында «Өмет» мәчете ачылды
dumrt.ru

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Әгерҗе районының Наҗар авылында яңа мәчет ачылды. Аллаһ йорты эшмәкәр Рәшит Шәйхетдинов гаиләсе ярдәме белән төзелгән. 40 кв. м. мәйданлы бинада урнашкан яңа «Өмет» мәчете мөхтәсибәттә утыз алтынчы булып үзе ишекләрен ачты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Наҗар халкын әлеге күркәм вакыйга уңаеннан Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин һәм мәхәллә имамнары котлады, изге теләкләрен һәм үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

Дин әһелләре тарафыннан яңгыраган вәгазьләрдә мәчетнең тәрбияви һәм рухи юнәлештәге әһәмиятенә басым ясалды. Чара барышында бик күп Коръән аятьләре яңгырады, догалар кылынды.

Изге чара мөселман кардәшләребезнең яңа мәчетткә намаз укуы, аннан көндезге аш белән дәвам итте.


Быел Татарстанда барлыгы 18 яңа мәчет ачылды. Иман йортлары республиканың Актаныш, Апас, Арча, Баулы, Буа, Мамадыш, Мөслим, Нурлат, Саба, Спас, Балтач, Әгерҗе районнарына һәм Казан шәһәренең Совет районы мөхтәсибәтенә нур өстәде, дин кардәшләребезнең биш вакыт намазларга һәм дин дәресләренә яратып йөри торган урыннарына әверелде. Республикада 1500дән артык мәчет эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100