Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның нәсел эше орлыкчылык идарәсенә 23 эш машинасы тапшырылды
Идарәнең ведомство учреждениеләре “Лада Гранта” һәм “Лада Ларгус” автомобильләренә лаек булды.
(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше орлыкчылык идарәсе баш дәүләт идарәсенең ведомство учреждениеләре яңа эш машиналарына ия булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда идарәгә 23 машина ачкычы тапшырды.
“Лада Гранта” һәм “Лада Ларгус” җиңел машиналары селекция-нәсел эшен, ясалма орлыкландыру һәм эмбрионнар трансплантациясе, нәселле хайваннарның һәм аларның продукциясенең сыйфатын тикшерү, биологик һәм санитар нормаларга җавап бирә торган орлык булдыру эшен җайга салачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты бүген өч тармакка - ветеринария идарәсе, нәсел эше һәм кулланучылар кооперациясе оешмаларына автомобиль ачкычлары тапшырды.

“Бу юнәлешне безгә алга таба да үстерәчәкбез, чөнки авыл җирендә безнең кебек кешеләр яши. Алар да район үзәкләре, шәһәрләрдәге кебек шартларга мохтаҗ. Әлеге адым авылларда хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыруга җитди йогынты ясар”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз