Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның музыка мәктәпләре илкүләм проект буенча яңа җиһазлар алачак
Быел республикада 14 белем бирү учреждениесенең, шул исәптән сәнгать мәктәпләре һәм көллиятләрнең матди базасы ныгытыла.
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, быел Татарстанда 14 белем бирү учреждениесе барлыгы 106 миллион 385 мең сумлык яңа музыка уен кораллары белән тәэмин ителәчәк.
Матди базаны ныгыту өчен дәүләттән ярдәм алачак 14 белем бирү учреждениесе арасында 11 балалар сәнгать мәктәбе, Чаллы һәм Әлмәтнең сәнгать көллиятләре, шулай ук Казанның музыка көллияте бар.
Аларга музыка уен коралларыннан тыш, уку-укыту материаллары, тавыш җиһазлары, компьютерлар, оештыру техникасы, җиһазлар һәм фотоаппаратлар да кайтарылачак.
Узган ел Татарстанда илкүләм проект буенча 63 өстәмә белем бирү оешмасына үз илебездә ясалган 63 пианино алынган. Моңа барлыгы 21 миллион 987 мең сум акча тотылган булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз