news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның музей экспонатларын киберһөҗүмнән саклыйлар

Иң кызыклы экспонатлар "Татарстан Республикасы Виртуаль музее"нда урын алган, һәм аларны онлайн режимда һәркем карый ала.

Татарстанның музей экспонатларын киберһөҗүмнән саклыйлар
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстандагы 21 музейда экспонатларны исәпкә алуның яңа төрдәге комплекслы системасы булдырылды. Яңартылган версия музей экспонатларының цифрлы сурәтләрен һәм мультимедиа объектларын санкцияләнмәгән караудан саклаячак. Киберһөҗүм хәзер сирәк очрый торган күренеш түгел, һәм  музейның кыйммәтле экспонатларын саклау беренче планга чыга. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Музей предметлары һәм коллекцияләре турындагы мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм саклау процессларын автоматлаштыру өчен билгеләнгән системага Татарстанның 54 музее тоташтырылачак.

  • Татарстанның музей фондларында 1,9 миллионнан артык экспонат бар. Иң кызыклы эспонатлар "Татарстан Республикасы Виртуаль музее"нда саклана һәм аларны онлайн режимда һәркем карый ала.

2012 елдан башлап Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән Татарстан Мәдәният министрлыгы республика музейларын мәгълүматлаштыру буенча эш алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100