news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы эмблемасына бәйге игълан ителергә мөмкин

“Без уйлашырбыз әле. Ашыкмыйбыз. Ниндирәк формада оештырырга – сөйләшербез”,- диде Әгъзам Гобәйдуллин.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе үзенең символикасына конкурс игълан итәргә мөмкин. Бу хакта бүген сүз советның президиум утырышында барды.

Катнашучыларга өч төрле логотип тәкъдим ителде. Кайсын сайларга дип, тәгаен фикергә килә алмадылар. “Бәлки, безгә яңа эмблемага бәйге игълан итәргәдер”,- дип белдерде республиканың муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.

Бу мәсьәлә буенча ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ачыклык кертте. “Без уйлашырбыз әле. Ашыкмыйбыз. Ниндирәк формада оештырырга – сөйләшербез. Бәлки, аннары игълан итәрбез”,- диде.

Ассоциация Уставы буенча, эмблема раслау өчен советның XIII съездына кертелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100