news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның муниципаль берәмлекләр башлыклары Казанда җыела

Республика башкаласында Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы съезды уза.

 (Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы бүген Казандагы “Корстон” комплексында үзенең XI съездын үткәрә. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Бу хакта республика Хөкүмәте порталында мәгълүмат бар.

Шулай ук әлеге чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар да катнашырга җыена.

news_right_1
news_right_2
news_bot