Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк
Һәр милләткә туган телендә укырга мөмкинлек бирергә кирәк, дип саный Наталья Сабитова.
(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе Наталья Сабитова телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юкка чыгарачак, дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында әйтте.
Наталья Сабитова фикеренчә, туган телләрне саклап калу чынга ашмастай эш түгел. "Беренчедән, каршылыклар китереп чыгармый торган канун булдыру кирәк. Ул укытучыларның, укучыларның һәм әти-әниләрнең дә хокукларын бозмаска тиеш. Без үзебез, мәсәлән, мордва телен саклап калу өчен, мордва теле укытыла торган тагын ике мәктәп ачарга телибез. Берсен - Лениногорскида, икенчесен - Чирмешәндә. Әлеге мәктәрләргә ихтыяҗ бар. Лениногорскида ике мең мордва халкы яши. Аларга туган телдә уку мөмкинлеге бирергә кирәк. Алга таба без Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән сөйләшүләр алып барачакбыз".
"Көн саен илдә бер тел юкка чыгып бара. Кайбер милләтләрнең туган тел укытылган мәктәпләре гомумән ябыла. Телләрне ихтыяри укыту турындагы канун милләтләрне юк итәчәге - көн кебек ачык. Туган телне ихтыяри укыту мәсьәләсе кузгатылганчы, Татарстанда безнең 8 мәктәп бар иде. Хәзер ике гомуми белем бирү мәктәбе, бер якшәмбе мәктәбе калды. Мордва халкы Татарстанның төп халыкларыннан санала. Мукшы халкы - Тәтеш районында, эрзя халкы Лениногорск, Чаллы, Чистай районнарында яши. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Татарстанда 19 мең 200 мордва яши. Ләкин хәзер яшьләр авыллардан зур шәһәрләргә күчә, мәктәпләр ябыла. Тел вазгыяте үзебездән тора. Җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар, республика хакимияте актив булсын иде. Бу бит бетү, үлү!" - ди Сабитова.
"Мин үзем Мордовия чигендә - Чувашия республикасында тудым. СССР таркалганнан соң җәмәгать эшлеклеләре өйдән өйгә, туган телне укыту мөмкинлеге булсын өчен, имзалар җыеп йөргәнен хәтерлим. Ничә еллар узып, шундый вазгыятьнең яңадан тууы бик кызганыч, - ди рәис. - Мин Татарстанда яшим, ирем - татар. Татар телен хөрмәт итәм, бу телне зур теләк белән мин дә, балалар да өйрәнә. Мордовиядә яшәүчеләрнең дә мордва телен өйрәнүләрен телим. Һәр милләтнең телен хөрмәт итәргә кирәк!"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз