Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе Наталья Сабитова сайлауларда катнашырга чакырды
Без ил җитәкчесен сайлауда катнашырга тиеш, бүген республикада яшәүче мордваларга шундый мөрәҗәгать белән чыктым, диде Наталья Сабитова.
(Казан, 18 март, "Татар-информ"). Татарстанның мордва милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Наталья Сабитова бүген Россия Президенты сайлауларында катнашты. Бу турыда "Шәһри Казан" хәбәр итте.
"Без ил җитәкчесен сайлауда һишиксез катнашырга тиеш. Бүген үз халкыма – республикада яшәүче мордваларга да шундый мөрәҗәгать белән чыктым. Ил өчен мөһим вакыйгадан читтә калмыйк. Һәр кеше үзен җаваплы хис итсен иде. Сайлауга бармыйм, анда минем өчен тавыш биреп куйганнар инде, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Җитди, аек фикер йөртүче кеше андый сүз әйтми. Ни өчен читтә калырга, рәхим ит сайлау участогына, бир үз тавышыңны. Барыбыз да андый позициядә торсак, илнең киләчәген кем хәл итәчәк соң. Без эшләргә тиеш моны. Сайлау участокларында камералар урнаштырылган, күзәтүчеләр куелган, тавыш бирүне онлайн-режимда күзәтеп була. Без гаиләбез белән тавыш бирдек. Тиздән кунаклар килә. Кечкенә генә бәйрәм оештырабыз. Иртән әти-әнигә шалтыраттык, өлкәннәр, элеккечә, сайлауга иртән йөри. Кечкенә вакытта сайлауга алар белән йөри идек, күңелле була иде. Без дә сайлау участогына үзебез белән кызыбызны алдык. Ул да күреп үссен", – дип фикерләре белән уртаклашты Наталья Сабитова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз