news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимү күзәтелә

Чаллыда 1 135 кеше рәсми рәвештә эшсез булып теркәлгән.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанның  Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Чистай һәм Менделеевск шәһәрләрендә эшсезләр саны кимегән. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 135 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 17 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Түбән Кама, Чистай һәм Менделеевск шәһәрләрендә эшсезләр саны кимегән, анда 18 сентябрьгә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 376, 861, 251 һәм 57 эшсез кеше исәптә тора. 

news_right_1
news_right_2
news_bot