news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның моношәһәрләрендә бер атна эчендә эшсезләр саны кимегән

Республиканың җиде шәһәрендә 3097 кеше мәшгульлек үзәкләрендә исәптә тора.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның дүрт моношәһәрендә бер атна эчендә эшсезләр саны кимегән. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаллы, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Кама Аланында бер атна эчендә мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торучылар саны азайган. Бүгенге көндә әлеге моношәһәрләрдә 1562 кешенең даими эш урыны юк.

Шул ук вакытта бер атна эчендә Алабуга, Түбән Кама һәм Чистай шәһәрләрендә эшсезләр саны арткан. Аларда рәсми рәвештә теркәлгән эшсез гражданнар саны — 1535 кеше. Республиканың җиде моношәһәрендә барлыгы 3097 эшсез исәпләнә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100