Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Монополиягә каршы федераль хезмәте иминиятчеләрнең ОСАГО дефицитын ачыклый
«Росгосстрах» иминият компаниясе Монополиягә каршы федераль хезмәт сораган документ һәм материалларны тапшырмаган.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Илдар Аюпов). Татарстанның Монополиягә каршы федераль хезмәте комиссиясе Татарстанның ОСАГО базарындагы дефицитны ачыклый. Республиканың Монополиягә каршы органы «Росгосстрах»ГАҖ иминият компаниясенә һәм Россия автоиминият берлегенә карата ОСАГО договорлары белән дөрес булмаган килешүләр факты буенча эш кузгатты. Кичә комиссия җавап тотучыларга карата эшне туктатып тору карарын чыгарды.
«Комиссия әгъзаларының 2016 елда Татарстан базарында иминият компаниясенең өлешен киметү турындагы сорауга, „Росгосстрах“ төрле сәбәпләр арасында 2015 елның маенда компаниянең лицензиясенә вакытлыча чикләүләр булуын, тарифлар күтәрелүен һәм башкаларны атады. Россия автоиминият берлеге , үз чиратында, үз ягыннан Монополиягә каршы законнарны бозуларын кире кага. Шуның белән бергә, аңлашылганча, «Росгосстрах» иминият компаниясе Монополиягә каршы федераль хезмәт сораган документ һәм материалларны тапшырмаган. Шунлыктан Монополиягә каршы орган эшне карауны кичектерүне сорады », — дип хәбәр итә Монополиягә каршы ведомство.
Татарстанның Монополиягә каршы федераль хезмәтен 2014-2016 елларда Татарстанда эшләгән иминият компанияләре тарафыннан күпме ОСАГО полислары теркәлүе кызыксындыра. Ведомство фаразлары буенча ОСАГОга бланклар автомобиль хуҗалары хаҗәтен исәпкә алмыйча әзерләнгән. Закон буенча Россияне андый документлар белән Россия автоиминият берлеге тәэмин итәргә тиеш. Әмма Монополиягә каршы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, берлек «Росгосстрах» белән килешүләр төзү кимегәнен белгән һәм хәлне тотрыклыландыру өчен берни эшләмәгән. Иминият компаниясе һәм берлекнең гамәлләре алдан уйлап эшәнелгәнме- моны ачыклыйсы бар. Җавап тотучылардан соралган яңа материаллар нигезендә. ОСАГО базарындагы дефицит буенча эш дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз