news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның ММЧ вәкилләре Алабуга музейлары белән танышты

Шәһәрдә чираттагы матбугат туры оештырылды

  (Алабуга, 24 октябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Бүген Алабугада республика ММЧ вәкилләре өчен матбугат туры оештырылды. Масс-медиа вәкилләрен шәһәр музейлары белән таныштыру кебек чара сигезенче ел рәттән оештырыла.

Журналистлар М.И.Цветаева мемориаль комплексы, Шәһәр тарихы музее, В.М.Бехтерев исемендәге медицина музее, Н.А.Дурова музей-йортында булдылар.

Быел Алабугага 153 теплоходка утырып, 27 850 турист килгән. Шәһәрдә барлыгы 220 мең кеше булган. Бу хакта туристлык-мәгълүмат үзәгендә белдерделәр.

Үзәккә ихтыяҗ зур, дип билгеләп үтте хезмәткәрләр. Бирегә тәҗрибә уртаклашу өчен, башка музейдан хезмәттәшләр килә. Мисал өчен, күптән түгел Мари Элдан 50 музей хезмәткәреннән торган делегация килеп китте.

news_right_1
news_right_2
news_bot