Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Минзәлә, Әлмәт районнары турысыннан узган юллардагы һәлакәтләрнең корбаны бар
Транспорт чаралары белән идарә итүчеләрнең «тимер ат»ларының тизлеген дөрес сайлый алмавы шундый фаҗигаләргә китерә тора
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәү – Уфа юлының 1097 нче чакрымында (Минзәлә районы турысы) 21 октябрь көнне сәгать 12дә «ГАЗ-3102» шоферы машинасының тизлеген сайлый һәм алдан бара торган «Ока» белән ике арада хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек ара калдыра алмаганга, җиңел машинаны бәрдергән. 1983 елгы зат идарә иткән «Ока» шушы бәрдерүдән каршы юнәлештә килгән «ГАЗ-3110» йөк машинасына бәрелгән. Нәтиҗәдә, «Ока» хуҗасы һәлак булган, 1984 елгы кеше йөрткән «ГАЗ-3110» машинасындагы 1987 елгы пассажир хатын-кыз да шунда җан биргән.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсеннән алынган тагын бер мәгълүматта әйтелгәнчә, шушы ук көнне сәгать кичке 4 нче яртыда Казан – Оренбург автомобиль юлының 275 нче чакрымында (Әлмәт районы турысы) «ВАЗ-2115» машинасы белән идарә иткән 1951 елгы зат, алдан чыгарылган нәтиҗә буенча, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаган. Нәтиҗәдә, машина юлдан түбән төшеп капланган, ә йөртүчесе шунда һәлак булган.
Җыеп кныа әйткәндә, октябрьнең 21 көнендә Татарстан юлларында транспорт белән бәйле булган 423 һәлакәттә 60 кеше үлгән һәм 472се имгәнгән-яраланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз