news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Милли музей директоры: Туристлар саны елдан-ел арта

17-22 июнь көннәрендә күргәзмә һәм экспозицияләрне 3147 кеше караган.

Татарстанның Милли музей директоры: Туристлар саны елдан-ел арта
Рамиль Гали

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә туристлар саны елдан-ел арта, алар арасында гаиләлеләр күп. Бу хакта Татарстан Республикасы Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган мәгълүмат чаралары өчен уздырылган матбугат конференциясендә  җиткерде. 

17-22 июнь көннәрендә күргәзмә һәм экспозицияәрне 3174 кеше караган. Музей директоры сүзләренчә ял көннәрендә кунаклар саны тагын да арта.

Гөлчәчәк Нәҗипова, соңгы вакытта гаиләле туристларның артуын да билгеләп үтте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен музейда махсус мәйданчыклар бар, бу вакытта әти-әниләр музейда оештырылган мастер-классларда, уеннарда һәм квестларда катнаша ала, диде ул.

Татарстан Республикасы Милли музее – мәйданнар буенча гына түгел, ә экспонатлар саны буенча да Россиядәге иң зур төбәкара музей. Экспонатлар саны якынча бер миллион. Конфедерацияәр кубогы уеннары уздыру вакытында, музейда Мексика мәдәниятенә багышланган күргәзмәләр эшләгән. Әйтик, чын тукыма эшләнмәләренә бай "Юкатан халыклары сәнгате" һәм "Море есть сон" фотокүргәзмәләре белән танышырга мөмкин.

Конфедерацияләр кубогына музейның филилалларында да әзерләнгәннәр. Ленин музееныда, М.Горькийның әдәби-мемориаль музеенда экспозицияәр яңартылган. "Музейның икенче катында, язучының якын дусты Федор Шаляпинның әйберләре урнаштырылды", – дип белдерде Гөлчәчәк Нәҗипова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100