news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Милли музее журналистлар өчен беренче пресс-тур оештырды

Журналистларга әлеге экскурсия беренче тапкыр тәкъдим ителсә дә, мондый туристик маршрутлар Милли музей тарафыннан инде алтынчы ел бирле үткәрелә.

Татарстанның Милли музее журналистлар өчен беренче пресс-тур оештырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 март, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Бүген Татарстан Республикасы Милли музее журналистлар өчен "И помнит мир спасенный" исемле беренче махсус пресс-тур оештырды. Эскурсия Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәменә багышланды һәм "Җиңү Юллары" ("Дороги Победы") проекты кысаларында узды .

Пресс-тур өч өлештән торды: беренче өлеше Муса Җәлил һәйкәле янында башланып, Бөек Ватан сугышы музей-мемориал күргәзмәсендә дәвам итте. Икенче өлешендә журналистлар Муса Җәлилнең музей-фатиры белән танышып уздылар, ә соңгы өлешендә Арча зиратында җирләнгән солдатларны искә алдылар.

"Журналистларга әлеге экскурсия беренче тапкыр тәкъдим ителсә дә, мондый туристик маршрутлар Милли музей тарафыннан инде алтынчы ел үткәрелә. Һәръелны "Музейная весна Татарстана" музейара акция кысаларында без яңа тур, яңа программа әзерлибез", - дип хәбәр итә Милли музей матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100