news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Милли музее "Интермузей-2005" фестивалендә өч проект тәкъдим итәчәк

Татарстанның Милли музее "Интермузей-2005" фестивалендә өч проект тәкъдим итәчәк

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Диләрә Рәхимова). 21-26 июньдә Мәскәүдә Бөтенроссия күргәзмә үзәгендә "Интермузей-2005" VII Бөтенроссия музейлары фестивале булачак. Ике йөздән артык катнашучы арасында Татарстан Республикасы Милли музее да бар. Музей Бөтенроссия күргәзмә үзәгендә Казанның 1000 еллыгына һәм үзенең 110 еллык юбилеена багышланган экспозициясен тәкъдим итәчәк. Федераль мәдәният һәм кинематография агентлыгы тарафыннан игълан ителгән музей конкурсында ТР Милли музее ике мәгариф проекты һәм бер экспозиция проекты тәкъдим итәчәк.

"Музейда мәктәп" номинациясендә Татарстаннан Боратынский музее һәм Казанның Вахитов районының мәктәптән тыш уку комбинатының югары сыйныф укучылары өчен бергә эшләнгән "Сыерчык оясы" һәм студентлар өчен "Музей практикумы" (оештыруда Казан вузлары КДУ һәм КДПУ актив катнашкан) музей-мәгариф программалары катнашачак. Бу елның май аенда Казан Кремленең элекке Юнкерлар училищесы бинасында ачылган Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы "Музей проекты" номинациясендә катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100