news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Милли китапханәсендә Кәримуллин укулары тәмамланды

Чара танылган фән һәм мәдәният эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, галим Әбрар Кәримуллин истәлегенә багышланган.

Татарстанның Милли китапханәсендә Кәримуллин укулары тәмамланды
kitaphane.tatarstan.ru

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Милли китапханәсендә “Кәримуллин укулары” Халыкара фәнни-гамәли конференциясе тәмамланды. Бу турыда китапханә матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара танылган фән һәм мәдәният эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, галим Әбрар Кәримуллин истәлегенә багышланган.

Конференциядә китап тарихы буенча галимнәр һәм белгечләр чыгыш ясады. Алар - Галина Мишкинене (Литва, Вильнюс), Елена Иоланта Зaбapcкайте (Литва, Вильнюс), Ильяс Мифтахов (Төркия, Анкара), Анаркуль Рәхимова (Казахстан, Алматы), Илья Зайцев (Мәскәү), Ренат Вәлиуллин (Санкт-Петербург), Лиля Меметова (Россия, Симферополь), шулай ук Казаннан Алсу Арсланова, Айдар Хәйретдинов, Эльмира Әмирханова, Зөфәр Гыйлаҗев, Ольга Улемнова.

Укуларда фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләре, язучылар, журналистлар, студентлар һәм аспирантлар катнашты. Конференциянең модераторы буларак тарихчы-китап белгече, тарихи фәннәр докторы, Әбрәр Кәримуллин укучысы Айсылу Габделхакова чыгыш ясады.

Конференция кысаларында тарихның актуаль проблемалары һәм милли китап эшенең хәзерге хәле турында фикер алыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot