Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Милли китапханәсендә аудиокитаплар тәкъдим ителәчәк
23 ноябрьдә тәкъдим ителәчәк аудиокитапларда Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре урын ала.
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан Милли китапханәсендә 23 ноябрь көнне “Җидегән чишмә” студиясендә яздырылган аудиокитаплар тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Милли китапханәсеннән хәбәр итәләр.
2017 елның май аенда “Түбәнкаманефтехим” предприятиесенең 50 еллыгы уңаеннан “Түбәнкаманефтехим халык иҗаты йорты” төзелде. Анда “Җидегән чишмә” студиясе эшли башлады. Студиядә татар язучыларының әсәрләрен аудиокитапларга яздыра башладылар.
Бу проектның максаты – Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең иҗади мирасын саклау, талантлы авторларны барлау. Бүгенге көндә студия 10 аудиодиск чыгарды: татар халык шагыйрьләре Габдулла Тукай, Разил Вәлиев шигырьләре, Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар”, “Мөһаҗирләр” әсәре, шулай ук “Түбәнкаманефтехим” оешмасы хезмәткәрләренең әсәрләре.
Барлык яздырылган китаплар “Татарстанның мәдәни мирасы” логотибы астында таратыла. Быел октябрь аенда бу әсәрләр ЛитРес сайтында урнаштырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз