Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Менделеевск районында удмурт халык мәдәнияте фестивале узды
Бәйрәмдә кәләшне әзерләү, гаилә кыйммәтләре һәм гаилә кору турында спектакль сәхнәләштерелде.
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстанның Менделеевск районы Монашево Мәдәният йортында удмурт халык мәдәнияте фестивале узды, дип хәбәр итә «Менделеевск» мәгълүмат үзәге.
Чарада Монашево һәм Енабердинск авыл мәдәният йортлары коллективлары, “Куланча” удмурт җылы ансамбле катнашты. Фестиваль кунаклары өчен күргәзмә оештырылды. Алар милли ризыклар белән сыйланды.
Чәчү вакыты һәм гаилә тормышы, шулай ук халыклар арасындагы дуслык турында спектакль сәхнәләштерелде. Бәйрәм кульминациясе кәләшне әзерләү, гаилә кыйммәтләре һәм гаилә кору турындагы спектакль булды.
Район башлыгы Валерий Чершинцев чыгыш ясаучыларга рәхмәт белдерде һәм авыл клубларына ноутбуклар бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз