news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанны махсус операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру буенча лидер дип атадылар

Татарстан – махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча РФ төбәкләре арасында лидер. Бу хакта «Минем «Бердәм Россия» белән карьерам» проекты координаторы Ольга Павлова хәбәр итте.

«Республикада махсус операциядә катнашкан бер генә кеше дә «Бердәм Россия» кабул итү бүлмәләренә законсыз эштән азат итү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итмәде. Без һәрвакыт моны игътибар белән күзәтәбез, һәм нәкъ менә партия контроле өстенлекле булып тора», – дип китерә аның сүзләрен партиянең республика бүлеге сайты.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы урынбасары Клара Таҗетдинова билгеләп үткәнчә, республикада фронттан кайткан барлык хәрби хезмәткәрләр буенча ведомствоара мониторинглау һәм мәгълүмат алмашу алып барыла.

«Махсус операциядә катнашучыларның 95 проценты үз эш урыннарына кайта. Кайвакыт кайберәүләргә яңадан һөнәри әзерлек узу таләп ителә, яисә башка вакансия тәкъдим ителә. Кемнеңдер, мәсәлән, эш урыны бар, әммаул үзмәшгуль, шәхси эшмәкәр булырга тели», - диде ул.

Министр урынбасары махсус хәрби операция зонасыннан кайтканнарга шулай ук «Демография» илкүләм проекты кысаларында уку узу мөмкинлеге бирелә, дип өстәде. Әлеге программа киләсе елда да сакланачак, әмма инде «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100