Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның матди булмаган мәдәни мирасы закон тарафыннан якланырга мөмкин
Республика парламентында моңа бәйле закон проектын карадылар.
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанның матди булмаган мәдәни мирасы хәзер закон тарафыннан җайга салына башларга мөмкин. Бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында моңа кагылышлы закон проекты каралды.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова сүзләренчә, мондый закон федераль дәрәҗәдә әле кабул ителмәгән. Шулай булуга да карамастан, Алтай, Хакасия, Тывада яшәүчеләр матди булмаган мәдәни мирасларын закон тарафыннан җайга салуны көйләгән. “Кайбер җирләрдә, мисал өчен, Кабардин-Балкариядә, Башкортстанда мондый закон проекты әзерләнә. Россиянең кайбер субъектларында исә норматив хокукый базалар бар”, - диде министр урынбасары.
Комитет рәисе Разил Вәлиев билгеләп үткәнчә, “Татарстанда матди булмаган рухи мирас” мәсьәләсе инде күптән каралган һәм республиканың Мәдәният министрлыгы моңа багышлап коллегияләр дә үткәргән. “Киләчәктә бездә шундый закон булсын дигән тәкъдимнәр яңгырады. Бу закон проектын эшләгән эшче төркем оештырылды. Аның кирәклеге турында Минтимер Шәймиев та күп сөйләде. Закон белән кызыксынган Мәскәүдән килгән вәкилләр аның хакында фикерләрен җиткерде. Без мондый законны кабул иткәннән соң, Мәскәү дә аңа тотыныр”, - диде Разил Вәлиев.
Матди булмаган мәдәни мираска халык белемнәре, гореф-гадәтләр, йолалар, фольклор үрнәкләре, бер җирлектә даими уздырыла торган йола яисә бәйрәм; үзенчәлекле сөйләм, вокал, инструментта уйнау яисә бию башкару; декоратив-гамәли халык сәнгать эшләнмәләре, музыка уен коралларын, көнкүреш әйберләрен ясау технологияләре; билгеле бер җирлектәге тарихи сюжетлар һәм образлар, стилистикага нигезләнеп барлыкка килгән халык сәнгате кануннары керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз