news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның матди булмаган мәдәни мирасы исемлеге 2018 елда билгеле булачак

Беренчел реестр инде әзер, әмма ул әлегә бары белгечләр өчен генә ачык форматта.

Татарстанның матди булмаган мәдәни мирасы исемлеге 2018 елда билгеле булачак
Султан Исхаков

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанның матди булмаган мәдәни мирасы исемлеге 2018 елда билгеле булачак. Бу хакта бүген республика парламентында уздырылган матбугат очрашуында билгеле булды. Ул Татарстан Республикасының “Матди булмаган мәдәни мирасы турында”гы канунына багышланган иде.

Мәгълүм булганча, канун 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

“Беренчел реестр инде әзер, әмма ул әлегә бары белгечләр өчен генә ачык форматта, – диде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова. – 2018 елга кадәр без ул исемлекне төзеп бетерербез дип ышанам. Әлеге исемлеккә бары экспертлар хуплаган объектлар гына кертеләчәк. Матди булмаган мәдәни мирас объектларын физик затлар да, төркемнәр дә тәкъдим итә ала. Исемлек әзер булганнан соң бөтен җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк”.

news_right_1
news_right_2
news_bot