news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның машина-трактор паркы яңа техникага баеды – министр урынбасары

Илдус Габдрахманов әйтүенчә, быел республика 320 берәмлек трактор һәм 130 комбайн сатып алган.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан паркы яңа техникага баеган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов көзге кыр эшләренә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Республиканың 100 гектар сөрүлек җиренә 158 ат көче туры килә. Дөрес, без Европа күрсәткечләрен дә беләбез. Анда 100 гектарга 300-350 ат көче туры килгән мисаллар да бар. Кызганычка, бездә менә әлегә шундый тыйнак саннар. Шулай булса да, югары оештырылган эш бәрабәренә, без барлык агротехник эшләрне башкарып чыгабыз. Быел машина-трактор паркы өлешләп яңартылды. Куәте 300 ат көченнән югарырак булган 200 трактор алу программасы эшләнде. Шулай итеп, Татарстанның трактор паркы 200 берәмлек Россия тракторына баеды. Шулай ук 130 яңа комбайн алуга ирештек. Билгеле, бу күп түгел. Татарстан кырларында эшли торган комбайннар саны кими бара. Бу да урып-җыю кампаниясенә берникадәр аяк чала”, – диде министр урынбасары.

Быел урып-җыю эшләренең шартлары катлаулану сәбәпле, Татарстанның иң яхшы 200 комбайнчына 100әр мең сум күләмендә акчалата премия вәгъдә ителгән иде. Кичә иң-иңнәрне Игенчеләр сараенда бүләкләделәр. Илдус Габдрахманов әлеге кызыксындыруның, уракка соң төшүгә карамастан, урып-җыю эшләрен оештыру һәм бөртеклеләрне кыска вакыт аралыгында җыеп алуга ярдәмен билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100