news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның мал табиблары урамнарны һәм биналарны дезинфекцияләүдә катнаша

Республика ветеринария хезмәткәрләрнең 20 проценты читтән торып эшли.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус таралу белән бәйле изоляция чорында Татарстанның мал табиблары урамнарны, офисларны һәм биналарны дезинфекцияләүдә катнаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында онлайн матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.

«Төп эшеннән кала, безнең ветеринария табиблары коронавирус белән каршы көрәштә шәһәр һәм районнарда урамнарны, офисларны дезинфекцияләүдә катнаша. Дезинфекция чараларын уздыру өчен 77 машина, 48 күчмә дезинфекция җайланмасы, 101 сиптергеч, 134 тонна дезинфекцияләү чарасы бар», — диде ул.

Алмаз Хисаметдинов ветеринария хезмәте штат режимында эшләвен әйтте. Хезмәткәрләрнең 20 проценты читтән торып эшли — болар хисапчылар һәм «Меркурий» системасы буенча документлар язып бирүче хезмәткәрләр. Мал табиблары Роспотребнадзор таләпләрен истә тотып эшли. Битлек кияләр, антисептиклар кулланалар», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100