Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның һәм Үзбәкстанның Тарих институтлары фәнни хезмәттәшлекне ныгытырга килеште
Бу хезмәттәшлек ике төрки халыкның милли тарихын өйрәнүгә юл ачачак: хәзерге вакытка Үзбәкстанда дәүләт архивларының 2-3 проценты гына тикшерелгән.
(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты яңа ел алдыннан Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең М.Олугбәк исемендәге Тарих институты белән фәнни хезмәттәшлек итү турында меморандумны имзалаган. Әлеге меморандум уртак тикшеренүләр үткәрергә, монографияләр һәм җыентыклар чыгару эшен җайга салуга юл ачачак, дип хәбәр ителә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының рәсми сайтында.
Тарихтан билгеле булганча, Бохарада күп кенә җәдитче татар галимнәре белем алган, Үзбәкстанда татар сәүдәгәрләре сәүдә иткән. Үзбәкстанда хәзер дә татарлар күп яши.
“Хәзерге вакытка Үзбәкстанда дәүләт архивларының 2-3 проценты гына тикшерелгән. Кайбер тарихи чорлар аз өйрәнелеп, я өйрәнелмичә кала бирә. Шул ук вакытта, Үзбәкстан территориясендәге этник состав һәм халыкларның миграцияләр тарихы – фәнни тикшерүләр алып бару өчен этнолог–галимнәргә һәм антропологларга бай материаллар туплаган темалар төрлелеге ача. Бу хезмәттәшлек ике бөек халыкның милли тарихына карашны баетачак”, – дигән фикер белдергән Мирза Олугбәк исемендәге Үзбәкстан Милли университеты Тарих институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Шөһрәт Мөхәммәдов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз